23 февраль көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында"Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Шәйхиева Елена Александровна балалар белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
23 февраль бәйрәме балалар йортында тәрбияләнүчеләрдә патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы сәбәп. Тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән берлектә бу көнгә ныклап әзерләнделәр. Безнең төркем кызлары һәм малайлары уртак иҗаттан бик канәгать калдылар, барысы да процесс белән мавыгдылар. Башта алар бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм иткән стенгазета чыгардылар. Соңыннан котлау открыткалары ясадылар. Балалар аларны бәйрәм җырлары астында ир-ат хезмәткәрләребезгә бүләк итте. Шулай ук кызлар малайларга да бүләкләр әзерләргә дә өлгерделәр. Бәхет һәм шатлык бөтен кешене тулыландырды!