«Безнең як кошлары» дигән темага рәсем – шөгыле – “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында” ДКО

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

2022-нче елның 21-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Безнең як кошлары» дигән темага рәсем - шөгыле үткәрде. Шөгыльнең максаты һәм бурычлары: иҗат аша кошлар турында балаларның белемнәрен ныгыту; кошлар турында белемнәрне системалаштыру; "безнең як кошлары", "күчмә кошлар" төшенчәләре турында күзаллауларын ныгыту; өлешләрнең чагыштырмача зурлыгын үтәп, кошларны рәсемдә сүрәтләүне өйрәтү; табигатькә сакчыл караш, кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Шөгыль башында тәрбияләнүчеләр шундый сорауларга җаваплар таптылар: Нинди күчмә кошларны сез беләсез? Ни өчен алар күчмә кошлар дип атала? Алар кайчан әйләнеп кайталар? Нинди кышлаучы кошларны сез беләсез? Соңыннан тәрбияләнүчеләр кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар. Әңгәмәдән соң тәрбияче балаларны кош рәсемнәрен курсәтте. Ничек кош рәсеме ясарга , шулай ук эш этаплары белән таныштырды. Алга таба мөстәкыйль эш алып барды.Балалар пөхтә һәм матур итеп башкарырга тырыштылар.Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International