«Әни+сабый» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 22 февраль көнне «23 февраль - әти бәйрәме»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес сөйләмне, коммуникатив сәләтләрне, ишетү һәм күрү сәләтен үстерү, иҗади эшчәнлекне формалаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү,ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында балалар әниләре белән бергә музыка астында ритмик хәрәкәтләр башкардылар. Аннан соң педагог балаларга солдатларның кем булуларын һәм Ватанны саклаучылар көнен ничек билгеләп үтүләре турында иллюстрация күрсәтте. Әтиләренең дә армиядә хезмәт итүләре, Ватанны саклаулары турында сөйләштеләр. Бәйрәм датасы буларак, белгеч катнашучыларга әтиләре өчен котлау открыткасы ясарга тәкъдим итте. Балаларның мондый эшчәнлеге нәтиҗәсендә сабыйларның төрлеяклы үсеше белән вак моторика үсә.
Дәрес ахырында педагог балаларны әниләре белән бергә яраткан әтиләренә открытка бүләк итәргә һәм аларны Ватанны саклаучылар көне белән котларга кушты. Әниләргә алган белемнәрен өйдә сабыйлары белән беркетергә киңәш бирелде.