«Туган тел»

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

21 февраль көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Максат: балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, РФ халкына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Әлеге дәрес кысаларында белгеч катнашучыларга Россиядә, Татарстан Республикасында бу бәйрәмнең ничек билгеләп үтелүе, илебездә барлык телләрнең дә тигез булып танылуы турында сөйләде, чөнки аларның һәркайсы уникаль, үз халкының тере мирасын күрсәтә. Ләкин безнең ил һәм республиканың төп телләре бар-ул рус теле һәм татар теле. Без аларга җитди карарга, аларны белергә һәм сакларга тиеш. Шулай ук балалар «Минем туган телем» дигән видеофильм карадылар.

Чара ахырында туган телеңне белергә, аның чисталыгы өчен көрәшергә, аны киләчәк буыннарга тапшырырга, үз илеңнең лаеклы гражданы булырга, аның мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.

Дәрестә 14 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International