Без үз гамәлләребез өчен җаваплы

2021 елның 19 феврале, җомга

18 февраль көнне  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Космос яшьләр үзәге белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" дигән чара үткәрделәр.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар тормышыбызны билгели торган законнар белән таныштылар. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми, ә аңлы рәвештә бозу авыр нәтиҗәләргә китерүе турында фикер алыштылар.

Чара дәвамында балаларга “Путевка в жизнь” дигән нәфис фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International