2021 елның 19 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында М.Җәлил турында әңгәмә үткәрелде.
Дәреснең максаты итеп, шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән танышу, патриотизм хисе тәрбияләү алынды. Дәрес башында тәрбиячеләр бөек шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр. Балалар М.Җәлил турында видео фильм карадылар. Аннан соң шагыйрьнең гаҗәеп һәм героик тормышы турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында балалар “Кызыл ромашка”, “Чишмә”, “Батыр егет җыры” шигырьләрен укыдылар.
Өлкән яшьтәге балалар герой шагыйрьнең иҗатын өйрәнергә теләк белдерделәр.