Булачак солдатлар
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 февраль көнне тәрбиячеләр Н.В. Савайтан һәм Гыйләҗетдинова Г.Р. 23 нче февральгә багышланган чара уздырдылар. Бу бәйрәм көнендә Клоунесса Ириска кунакка килде, аның белән балалар кызыклы табышмакларга җавап биреп кенә калмадылар, җырладылар, биеделәр, «Шарны күчер», «Кочкалардан сикереп уз»дигән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Ә программа ахырында «Веснушки» һәм «Конопушки» командалары «Дуслык» эстафетасында бер-берсе белән ярыштылар. Чара ахырында «РостРесурс «инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе" вәкилләре балаларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар: күчмә колонка, 2 тюбинг һәм татлы ризыклар. Сәламәтлек, бәхет һәм аяз күк йөзе теләделәр!