Минем туган телем

2021 елның 20 феврале, шимбә

Минем туган телем

 

21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Халыкара туган телләр көнен  бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Н.В.Савайтан «Минем туган телем»дигән танып – белү дәресе үткәрде. Дәрестә балалар җирдә төрле телләрнең ничек барлыкка килүе турындагы риваять белән таныштылар. Төрле халыкларның телләре турында кызыклы фактлар белделәр, табышмаклар, викториналар чишүдә бик теләп катнаштылар. Ә тәрбияләнүчеләр татар, рус, чуаш телләрендә шигырьләр укыдылар. Дәрес зур тәрбияви һәм үсеш ала торган мәгънәгә ия булды: өйрәнелә торган телләр турында белемнәрен тирәнәйтте һәм киңәйтте,  аларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итте, телләрне өйрәнүгә уку мотивациясен арттырды Ә соңыннан балалар мөстәкыйль рәвештә итеккә  татар бизәкләре уйлап таптылар.

Туган телне яратыгыз! Анда безнең үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәге!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International