«Үсеш» клубы кысаларында 2021 нче елның 17 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Кышкы вакыт» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: кулларның вак моторикасын, пөхтәлекне, игътибар, фантазия һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Төркемле дәрес безнең ярымшардагы елның иң салкын вакыты– кыш турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар белән урамда хуҗалык итүче кышкы көннәрнең кыска, ә төннең озын булуы, күктән ак кар төшүе, аның җирне, агачларны, йорт түбәләрен каплавы, елгалар һәм күлләрнең юлларда үтә күренмәле боз белән капланылуы, яфраклы агачлар кардан тун белән капланган, бары тик чыршылар һәм нарат кына үзләренең яшел киемнәрен саклап кала алуы турында сөйләштеләр. Әңгәмәдән соң педагог балаларга «Кышкы пейзаж» темасына рәсем элементлары белән аппликация ясарга тәкъдим итте. Эш барышында педагог балаларга ярдәм итте.
Дәрес ахырында балалар үз эшләрен күрсәттеләр һәм тагын нинди аппликация яисә нинди «кышкы» рәсем ясарга теләүләре турында уйларга булдылар.