Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тирә-юньне кардан чистарту максатыннан өмәгә чыктылар.

2021 елның 20 феврале, шимбә

Быелгы кыш кар белән шаккаттырды. Күптән түгел генә бик күп кар явып узды. Территорияне үз вакытында кардан чистарту кышкы чорда учреждениенең төп бурычларыннан берсе булып тора.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тирә-юньне кардан чистарту максатыннан өмәгә чыктылар. Һава торышы яхшы булды. Өмәдә катнашучыларның барысы да хуҗалык инвентаре: көрәкләр һәм себеркеләр белән тәэмин ителде. Хезмәткәрләр бергәләп балалар мәйданчыкларына алып баручы җәяүлеләр юлларын, балалар мәйданчыкларын, эскәмияле урам сәхнәсен кардан чистарттылар. Кардан чистартылгач мәйданчыкта балалар белән төрле уеннар уйнарга, йөгерергә һәм хәтта урам тренажерларында шөгыльләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International