Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Тренажерлар белән Конец формы
бармакларга гимнастика ясау» дигән темага чара үткәрде.
24.02.2021 ел. cоциаль педагог Смелова Н. А.өлкән мәктәп яшендәге балалар белән «Минем хокукларым һәм бурычларым»дигән презентация күрсәтү белән әңгәмә – уйланулар үткәрде. Максат: балаларның хокукларын һәм бурычларын карау, үз-үзеңә ышанычны ныгыту. Дәрестә 5 бала катнашты.
22.02.2021 ел. Тәрбияче Лесагина Ю. А. тәрбияләнүчеләр белән «Туган телеңне бел, ярат, сакла һәм кадерлә» дип исемләнгән тематик чара үткәрде.
Максат: яшь буында туган телгә мәхәббәт һәм хисләр, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
24 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары һәм бурычлары иленә сәяхәт» дигән хокукый тәрбия чарасы узды.
Бүген, 2021нче елның 24нче февралендә, Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбарәкова Э.В. инициативасы белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең геройлар» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.
23.02.2021ел. Алексеевск «Забота» приютында тәрбияче Карамзина О.В.
«Кышкы кием ательесы» дигән дидактик уен үткәрде.
Максаты: балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен системалаштыру, «Кыш»темасы буенча сүзлекне активлаштыру. Кышкы кием әйберләренең исемнәрен ныгыту.
Үстерешле:
Күрү сәләтен һәм игътибарлылыгын үстерү.
Тәрбияви: Тырышлыкны, мәрхәмәтлелекне, иптәшлек хисләрен тәрбияләргә.
Безнең дуслар
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге реабилитантлары кунакларга һәрвакыт шат. 24нче февральдә үзәкнең кунаклары «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгенең педагоглары Буравова Р.В., Новикова Р. Р. игелек һәм елмаю турындагы күңел ачу программасы белән булдылар.
Тамашаны дәртле клоуннар алып барды, алар барысын да күңел ачырга һәм елмаерга мәҗбүр иттеләр. Аннан соң балалар фломастерлар алып, елмая торган шарлар ясадылар. Ике командага бүленеп, салават күпере ясадылар.
Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, шул ук вакытта яхшы сүзләр әйттеләр, җырлар җырладылар. Чара ахырында, әлбәттә, истәлеккә фотога төшү һәм дусларга рәхмәт сүзләре әйтү.
Бүген xезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары ярмалар кулланып, "Трудотерапия"социаль технологиясе буенча кул эшләре белән шөгыльләнделәр.
Максат: кулларның вак моторикасын үстерү, игътибар, хәтер , фикерләү һәм караш булдыру.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2021 нче елның 20 нче апреле көнне 4 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова 15 бала белән Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган тел, сине саклыйм» дип аталган чара үткәрде. Максаты: балаларның игътибарын туган телнең һәр кеше өчен мөһимлегенә җәлеп итү.