«Безнең геройлар» рәсем конкурсы – ДКО “Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты”

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген, 2021нче елның 24нче  февралендә, Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар  интернат-йортында тәрбияче Мөбарәкова Э.В. инициативасы белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең геройлар» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Максаты: армия турында күзаллауны формалаштыру; балаларны 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру; Ватанны саклаучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Әлеге чарада 4 бала катнашты.

 Балалар бу конкурста бик теләп катнаштылар. Дәреснең иҗади өлеше кызлар һәм малайлар өчен бик күп уңай эмоцияләр уятты. Чарада катнашучылар әлеге ирешкән нәтиҗә белән бик горурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International