Безнең дуслар
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге реабилитантлары кунакларга һәрвакыт шат. 24нче февральдә үзәкнең кунаклары «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгенең педагоглары Буравова Р.В., Новикова Р. Р. игелек һәм елмаю турындагы күңел ачу программасы белән булдылар.
Тамашаны дәртле клоуннар алып барды, алар барысын да күңел ачырга һәм елмаерга мәҗбүр иттеләр. Аннан соң балалар фломастерлар алып, елмая торган шарлар ясадылар. Ике командага бүленеп, салават күпере ясадылар.
Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, шул ук вакытта яхшы сүзләр әйттеләр, җырлар җырладылар. Чара ахырында, әлбәттә, истәлеккә фотога төшү һәм дусларга рәхмәт сүзләре әйтү.