«Туган телеңне бел, ярат, сакла һәм кадерлә» дип исемләнгән тематик чара. Алексеевск, «Забота»приюты.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

       22.02.2021 ел. Тәрбияче Лесагина Ю. А. тәрбияләнүчеләр белән «Туган телеңне бел, ярат, сакла һәм кадерлә» дип исемләнгән тематик чара үткәрде.

Максат: яшь буында туган телгә мәхәббәт һәм хисләр, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

     Чара викторина рәвешендә узды. Ике команда бер-берсе белән ярышты. Бик теләп сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Чара берничә турда узды: мәкальне дәвам ит, әйтемнең мәгънәсен аңлат, синонимны мөмкин кадәр күбрәк сайла, ребуслар чиш. Тәрбияләнүчеләр бик тырыштылар, һәркем үз командасына баллар китерү өчен тулы көченә эшләде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International