Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Тренажерлар белән Конец формы
бармакларга гимнастика ясау» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: кулларның активлыгын һәм вак моториканың хәрәкәтен үстерү.
Белгеч социаль хезмәт алучыларны күп функцияле «ДОН» комплексы ярдәмендә зур буыннарның хәрәкәт функцияләрен, бармакларның хәрәкәт активлыгын, тактиль сизгерлеген яңадан торгызу мөмкинлеге белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар шөгыль нәтиҗәсендә кулларының катып калу һәм көзән җыеру халәтенең кимүен, кан әйләнешенең координациясе яхшыруын, аяк-куллар эшчәнлегенең торгызылуын, эре буыннарның хәрәкәт итү күләме артуын билгеләп уздылар.
Белгеч, бу комплексны регуляр кулланганда гына, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген ачыклады.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар бер-берсенә яхшы теләкләр теләделәр, кәефләренең яхшыруын, эшчәнлек сәләтенең артуын белдерделәр.
Чарада дүрт кеше катнашты.