«Туган тел, сине саклыйм»

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2021 нче елның 20 нче апреле көнне 4 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова 15 бала белән Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган тел, сине саклыйм» дип аталган чара үткәрде. Максаты: балаларның игътибарын туган телнең һәр кеше өчен мөһимлегенә җәлеп итү.

Башта белгеч катнашучыларга 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелүе турында сөйләде. Ул 1999 елда гамәлгә куелган. Гадәттә, кечкенә бала белән әни үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Һәр халыкта ул үзенчә. Анда хатлар, шигырьләр язалар, җырлар җырлыйлар. Барлык телләр дә бертигез дип таныла. Шуңа күрә безнең бурыч-туган телебез бөтенләй юкка чыкмасын өчен тырышу. Аны белергә, сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Алга таба катнашучыларга белгеч Туган тел турында шигырьләр сөйләргә һәм мәкальләрдән пазл җыярга тәкъдим ителде.

 Чара ахырында нәтиҗә ясалды: үз туган телеңә сакчыл карарга, кешеләр белән аралашканда әдәпсез сүзләр, сленг һәм паразит сүзләргә юл куймаска һәм «Туган телеңне сакла һәм аны бозма» дигән девиз астында яшәргә омтылырга кирәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International