«Яңарыш» үзәге карамагындагыларга хокуклар һәм бурычлар турында сөйләделәр.

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

24 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары һәм бурычлары иленә сәяхәт» дигән хокукый тәрбия чарасы узды.

Дәрес барышында балалар үз хокукларын яклаучы документ Конвенция турында  күзаллауны ныгыттылар. Төсле иллюстрацияләр белән эшләүгә өстенлек бирелде, әңгәмә вакытында барлык балалар да актив булды, видеороликны кызыксынып карадылар.

Чара хокук һәм бурычлар турында фикер алышу белән тәмамланды,  хокукларын яклау турында Декларация күзлегеннән хокуклары бозылган балалар, әкияти һәм әдәби геройлар кергән тормыш хәлләре турында бәхәсләштеләр.

Мондый чаралар "Кеше хокукларының гомуми декларациясе", "Бала хокуклары турында Конвенция", "Хокуклар", "Бурычлар" төшенчәләрен формалаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International