ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25.02.2021 елда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Минем ресурслар», «Дружба» темасына тренинг уздырды. 

    2021 елның 25 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайфетдинова Зәмзәмия Галимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Район башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенен Балтач район бүлеге җитәкчесе Рафил Ногмановлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны, шәһәр җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Хәзерге вакытта Зәмзәмия Гәйфетдинова улы Габделхәй, килене Сәрия тәрбиясендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы, җиде оныкчыгы бар. 

   

     

2021 елның 25 февраленда «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Тарынчева А.М. тарафыннан «Җинаятьчелек һәм Яшүсмер» дигән темага видеоролик кулланып хокук бозуларны профилактикалау буенча чара үткәрде.        

Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» социаль эш буенча белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак сроклы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә .

Озак вакытлы карау системасын булдыруның максаты-даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны озак сроклы карау хезмәте белән тәэмин итү. Шул ук вакытта гражданинның чит кеше каравыннан бәйлелеге дәрәҗәсен бәяләү үзәк белгечләре (типизаторлар) тарафыннан турыдан-туры гражданинның яшәү урыны буенча шәхси ризалыгы нигезендә үткәрелә. Типизатор сигналлар керү белән өлкән яшьтәге яки инвалидның яшәү урыны буенча чыга.

Озак вакытка хезмәт күрсәтү буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен сәламәтлек саклау учреждениеләре, территориаль социаль яклау органнары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка учреждениеләр арасында ведомствоара хезмәттәшлек кулланыла.

Бүгенге көндә 12 сигнал килде, әлеге өлкәннәр һәм инвалидларның тиешле эшен башкарганнан соң, өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә алындылар 

Яңа Чишмә районында “Кайгырту” үзәге, Яңа Чишмә үзәк хастаханәсе белән берлектә, 

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Халыкара туган тел көне» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: катнашучыларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә сакчыл караш һәм хөрмәт тәрбияләү.

25 февраль көнне безнең балалар йортында  23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Без иң - яхшылар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

2021 елның  25 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре әти – әниләр һәм балалар белән “Сугыш чоры самолеты” дигән мастер- класс уздырдылар.

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагыларның политехника көллиятенең эзтабарлар отряды белән очрашуы бик истә калырлык булды. Отряд җитәкчесе Вера Владимировна Фәйзреева эзтабарлар отрядының күпкырлы эше, хәрби дан урыннары буйлап сәяхәтләре, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның шәхесләрен билгеләү турында сөйләде.

Питрәч «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем тәрбияләнүчеләре белән «Аҗаган " хәрби-спорт уены үткәрелде»

Максат: психофизик сыйфатларны үстерү (чыдамлылык, тизлек, көч, җитезлек, тизлек, хәрәкәтләрне координацияләү). Булачак Ватанны саклаучыларны уеннар, спорт ярышлары аша тәрбияләү, аларда җиңүгә омтылыш, кыюлык, реакция ясау. Әхлакый сыйфатлар: патриотизм, мөстәкыйльлек, үзара ярдәмләшү, дуслык тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International