Психолог өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алган гаиләдә психологик яшьне билгеләргә ярдәм итте.

2021 елның 26 феврале, җомга

"Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу" проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Сәйфуллина А.М. , өйдә хезмәт күрсәтү булекчәсе мөдире Исмәгыйлова Г.Р. Исламова Гөлфия тәрбиясендә яшәүче Алевтина Кузнецова янына бардылар. Өлкән  яшьтәге кеше һәм аны караучы белән «Сезнең психологик яшегез» дигән диагностика тесты һәм консультация үткәрелде.

Психологик яшь -  кеше үзенең психологик үсеш дәрәҗәсе буенча  физик яше белән туры килүе. Психологик яшьнең әһәмиятенә игътибар итү бик  мөһим. Вакыт узгач, эчке һәм тышкы факторларга карап, ул теләсә кайсы якка үзгәрергә мөмкин -яшәртү ягына да, картаю ягына да.

Ни өчен аны белү бик мөһим?  Аны белү - безнең мәнфәгатьләрне, хобби,  яшәү  рәвешенә , тормыш максатлары куюга йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International