“Эбру. Үзенчәлекле чәчәкләр”

2021 елның 27 феврале, шимбә

 

            2021 нче елның 25 нче февралендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл “Благодарение” фонды һәм АНОСЛОВ “Мин булдырам”  белән берлектә “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган “Социаль ярдәм” проекты кысаларында, “Эбру. Үзенчәлекле чәчәкләр” дип исемләнгән төркемле дәрес үткэрде.

            Эбру- суда рәсем ясау, бизәкне төшерү өчен өслек булып сыеклык хезмәт итә дигән сүз. Дөрес, бу гадәти су түгел, ә буяулар да биредә махсус- «тылсымлы".. Эбру рәсем төгәл һәм тигез булырга тиеш дип күз алдына да китерә алмый: бөтен техника абстракциягә һәм ирекле бизәккә нигезләнгән.

            Әлеге дәреснең максаты: балаларда әйләнә - тирә дөньяны кабул итү һәм үз тәэсирләрен сәнгать-эстетик иҗат аша чагылдыру сәләтен формалаштыру, традицион булмаган рәсем техникалары ярдәмендә интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен камилләштерү.

            Балалар рәхәтләнеп рәсем ясау ысулы белән шөгыльләнделәр. Беренче дәрес безнең балаларны таң калдырды, әмма рәсем кәгазьгә күчергәч, балалар соклануы озак бетмәде! Дәрес барышында куелган бурычлар үтәлде һәм балалар уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International