2021нче елның 26нчы феврале көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. “Күңелле балачак илендә” дигән темага әкиятләр уку оештырды.
Максат: - балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен ныгыту;
-әкият геройларын тану, аларга карата дустанә мөнәсәбәт тәрбяләү;
- китапка карата кызыксыну уяту.
Әкият балалар тормышында зур роль уйный. Бу гаҗәеп тылсым дөньясысерле хисләр белән күмелгән. Шушы дөньяга чумганда бала үзен әкият герое итеп хис итә, шундагы геройлар белән шатлана, кайгыра. Әкият балага дөньяны кабул итәргә ярдәм итә, тормыш һәм аның законнары турында белем бирә. Әкиятләрдә геройларның уңай һәм тискәре якларына төгәл бүленеше бар. Бу балага нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңларга мөмкилек бирә.
Тәрбияче балаларга кызыклы әкиятләр укыды. Балалар тәрбиячене зур кызыксыну белән тыңладылар. Әкиятләргэ карата ясалган рәсемнәр белән таныштылар. Үзләренең яраткан геройларының исемнәрен атадылар. Шөгыль ахырында балалар бик рәхәтләнеп әкият китапларына багышланган күргәзмәне карадылар. Оештырылган чара күңелле һәм мавыктыргычлы үтте. Балалар бик канәгать калдылар.