Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына чаралар үткәрү кысаларында һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үзләштерү максатыннан, Ормышлы авылы социаль хезмәткәрләре мәдәният идарәсе белән берлектә «Туган телдә дәшсәм генә, туган телем мине аңлар» лозунгы астында очрашу үткәрделәр.
Чара җирле китапханәдә узды, авылның өлкән гражданнары һәм мәктәп укучылары чакырылган иде. Чарада катнашучылар арасында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә бар иде .Туган телгә мәхәббәт, татар язучыларының әдәби иҗатына карата кызыксыну, өлкән һәм яшь буын белән аралашу булды. Чара барышында татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, туган тел турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр. Чакырылган кунаклар «Иң татлы тел - туган тел» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Бу очрашу барысына да бик ошады, әхлакый канәгатьләнү һәм позитив аралашудан шатлык алган һәркем өчен мондый төрдәге чараларга ихтыяҗ зур.