Һәр кешенең сәламәтлеге бәяләп бетергесез байлык. Һәрберебезгә көчле һәм сәламәт булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, дәртне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас.
"Сәламәт үсәргә" программасын тормышка ашыру кысаларында без тәрбияләнүчеләр белән "Сәламәтлек дәресе"дигән викторина уздырдык. Максаты: тәрбияләнүчеләрдә сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында дөрес күзаллау формалаштыру.
Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр. Бу викторина бушка узмады һәм тәрбияләнүчеләр үзләре өчен күп белем алдылар.