«Яңарыш» үзәгендә сәламәтлек дәресе узды.

2021 елның 26 феврале, җомга

26 нчы февраль көнне, Сәламәтлек саклау программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә  «Сәламәт тешләр» дигән сәламәтлек дәресе узды.

Балалар тешләрне чистартуның дөрес техникасын  практик уен эшчәнлек вакытында үзләштерделәр, дөрес карамау аркасында килеп чыккан күп кенә авыруларны профилактикалау чаралары белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар тешләргә зыян китерә торган «Мәкерле дошманнар»ны  билгеләргә өйрәнделәр, ә «Щеткага елмаегыз» уенында кирәкле күнекмәләрне ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International