Комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Родник» Теләче муниципаль районында өйдә социаль хезмәткүрсәтү бүлекчәсендә пилот проект гамәлгәа шырыла «Демография» мили проектының «Өлкәнбуын» Федераль проекты кысаларында тулы көченә «Тернәкләндерү һәм авыртучыларны карарга өйрәнү мәктәбе» кабинеты эшли. «Тернәкләндерү һәм авыртучыларны карарга өйрәнү мәктәбе» нең төп максаты булып – өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең, өйләрендә карау белән шөгыльләнүче социаль хезмәткәрләрне, гражданнарны тернәкләндерү һәм гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү тора.
2021 нче елның 5 нче марты көнне 7 нче санлы социаль участогында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова 14 балигъ булмаган бала өчен «Язгы букет» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: 8 март бәйрәменең тарихы белән таныштыру, балаларга хатын-кызларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.
2021 нче елның 4 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 12 нче социаль участокта 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бүген кызлар бәйрәме» дигән чара үткәрде. Чараның максаты: бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү. Чарада барлыгы 7 бала катнашты.
«Халыкарахатын – кызлар көне» бәйрәме алдыннан Теләче районы «Родник»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр үз куллары белән өлкәннәргә котлау открыткалары һәм бүләкләрә зерләделәр.
Безнең «Теплый дом» социаль приютында 4 мартта әниләр һәм әбиләргә карата мәхәббәт, наз, рәхмәт, кызларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан , балаларның иҗади һәм актерлык сәләтләрен үстерү өчен «Әни – иң мөһим сүз» дип аталган бәйрәм чарасы узды.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участокта «Игелек буыны» отрядының 3 волонтеры белән берлектә "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проекты кысаларында «Котлау» дигән акция уздырды. Максат: Бөек Ватан сугышы вакытында әле бала гына булган өлкәннәрне бәйрәм белән котлау; балаларда сугыш балаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Чараның максаты булып үсеп килүче буын алдында аналар институтының абруен һәм әһәмиятен арттыру торды. Балалар әти-әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр һәм тематик уеннарда катнаштылар. Әниләре белән бергә тәрбияләнүчеләр кызыклы конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, һәр гаилә бердәм командага әверелде.
Бәйрәм бик җылы дустанә шартларда узды. Чарадан соң барлык катнашучылар да уңай кәеф алдылар.
Теләче муниципаль районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Арт-терапия белән созависимыми балалар һәм аларның ата-аналары» технологиясе кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан ата-аналар һәм аларның балалары белән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга һәм аларның ата-аналарына катнашучылар арасында тагын да тыгызрак эмоциональ элемтә урнаштыру өчен күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
2021 елның 5 мартында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ГАУСО социаль эш буенча белгече Зарифуллина Лилия 8 мартта халыкара хатын-кызлар көненең гүзәл бәйрәме алдыннан «Олуг ханым - хатын-кызлар» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче гаиләләрдән балигъ булмаганнар катнашты.
8 нче Март-Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 7 гаилә өчен «Минем әнием барысыннан да яхшырак!» дип аталган чара үткәрде. Максат: үз әниләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балалар һәм ата-аналарның бергәләп вакыт үткәрүләрен оештыру.