Безнең «Теплый дом» социаль приютында 4 мартта әниләр һәм әбиләргә карата мәхәббәт, наз, рәхмәт, кызларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан , балаларның иҗади һәм актерлык сәләтләрен үстерү өчен «Әни – иң мөһим сүз» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Балалар күңелле җырлар, хатын –кызларга багышланган шигырьлэр, дәртле биюләр башкардылар. Үз чыгышлары белән балалар тамашачыны шатландырдылар, матур сүзләр һәм зур игътибар бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасы бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Катнашучылар һәм тамашачылар бик күп позитив тәэсир һәм алдагы бэйрәмгә житәрлек уңай эмоцияләр алдылар.