«Язгы букет»

2021 елның 5 марты, җомга

Урамда әле кар ята, ә календарьда инде яз. Һәм бу матур ел фасылын иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәм - 8 Март халыкара хатын-кызлар көне ачып җибәрә. 2021 нче елның 5 нче марты көнне 7 нче санлы социаль участогында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова 14 балигъ булмаган бала өчен «Язгы букет» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.  Максат: 8 март бәйрәменең тарихы белән таныштыру, балаларга хатын-кызларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Дәрестә балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, яз турында табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар. Алар үз куллары белән яраткан әниләренә, әбиләренә һәм сеңелләренә бүләк итү өчен чәчәк бәйләмнәрен ясадылар. Фантазияне дә кертеп, материал сайлап, балалар иҗади эшчәнлеккә кереште.

Кул эшләре бик матур, нәзберек, кызыклы килеп чыкты, бәйрәм темасын чагылдырды, катнашучыларда язгы кәеф тудырды. Соңыннан балалар әзерләгән бүләкләрен 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үз туганнарына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International