ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 5 мартында Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г.И., өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Маннапова Н. М. белән берлектә Калмаш авылында яшәүче, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы өлкәннәрне котладылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәге хезмәткәрләре Халыкара көне алдыннан 8 мартта үзләренең тәрбияләнүчеләрен бәйрәм белән котладылар.

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең волонтерлары-социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова 94 яшьлек тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Саимә Гарипованың өендә булдылар.

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  психологы Сәйфуллина Альбина “Салават күпере” арт-клубы эше кысаларында рәсем  терапиясе үткәрде.

2021 елның 3 мартында  Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәгендә  “Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү” программасы буенча үзәкнең социаль хезмәткәрләре һәм белгечләре өчен уку курслары уздырылды.

Тышкы кыяфәт шәхеснең характерын,  асылын һәм эчке дөньясын чагылдыра. "Йорт-җир торышы" программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Давлиева Венера тәрбияләнүчеләр белән "Кием гигиенасы"дигән темага әңгәмә үткәрде. 


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Әйдәгез бер-бербезгә комплиментлар әйтик,

Болар  барысы  да мәхәббәтнен гузәл  мизгелләре»

Булат Окуджава

Казанның «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә декоратив открыткалар ясау буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын үстерүгә һәм хуҗалык-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. Эшләнмәләр әниләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә бик яхшы бүләк булды. Һәр эшләнмә җентекләп эшләнгән, тасмалар һәм аппликацияләр белән бизәлгән.

Балалар башкарылган эшләрдән бик канәгать калдылар һәм үзләрен чын осталар итеп тойдылар. Әниләр балаларга актив ярдәм иттеләр.

2021 елның  4 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр 8 март әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Әни, беренче сүз

 

4 март көнне Яр Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г.Р., Полуэктова Л. В. 8 Мартка багышланган  " Әни, беренче сүз» исемле чара уздырдылар.

Бу бәйрәм көнендә матур сүзләр, теләкләр, җырлар һәм биюләр шундый серле һәм төрле әниләргә һәм әбиләргә багышланды. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Күтәренке кәеф, нурлы елмаюлар, көчле алкышлар – болар барысы да бер-берсенә кушылдылар.

Балалар үзләренең яраткан әниләре өчен алар турында җыр җырладылар, шигырьләр укыдылар. Балалар һәм әниләр бик теләп кызыклы уеннарда, күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм күңелле бию белән тәмамланды.

Барлык хатын-кызларга да игелек һәм  наз, кайгыртучанлык һәм аяз, кояшлы, язгы көннәр телисебез килә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International