«Минем әнием барысыннан да яхшырак!»

2021 елның 5 марты, җомга

8 нче Март-Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 7 гаилә өчен «Минем әнием барысыннан да яхшырак!» дип аталган чара үткәрде. Максат: үз әниләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балалар һәм ата-аналарның бергәләп вакыт үткәрүләрен оештыру. 

Чара башында барысы бергә яз башында нинди бәйрәм билгеләп үтелүе турында искә төшерделәр. Соңыннан белгеч Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка килү тарихы турында сөйләде, хатын-кызлар адресына җылы сүзләр әйтте. Аннан соң балалар хезмәт кабинетына күчтеләр, анда инструкторлар җитәкчелегендә әниләр өчен бүләкләр ясадылар. Хатын-кызлар исә бу вакытта психолог белән эшләделәр, ул алар өчен кызыклы күнегүләр һәм уеннар оештырды. Эш беткәч, балалар залга әниләр янына килделәр, шигырьләр укыдылар, аларга үз куллары белән ясалган открыткалар һәм иганәчеләр биргән тере чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.  Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Бәйрәм бик күңелле, дулкынландыргыч һәм өйдәгечә җылы булды. Әниләр дә, балалар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International