Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участокта «Игелек буыны» отрядының 3 волонтеры белән берлектә "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проекты кысаларында «Котлау» дигән акция уздырды. Максат: Бөек Ватан сугышы вакытында әле бала гына булган өлкәннәрне бәйрәм белән котлау; балаларда сугыш балаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Котлау, татлы бүләк һәм бәйрәм открыткасы белән «Игелек буыны» отряды волонтерлары сугыш баласы Александра Ивановна Грибовага бардылар. Балалар Александра Ивановнаны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, аңа шигырьләр укыдылар, открытка һәм чәйгә татлы бүләк тапшырдылар. Александра Ивановна котлаулар кабул итте, аңа күрсәтелгән игътибарны бәяләде. Ул балаларга сугыш вакытында булган үз тормышы турында сөйләде. Алар-сугыш чоры балалары, олылар белән бергә тормышның бөтен авырлыкларын үтеп китүләрен искә төшерде, һәм ул әле дә сугыштан соңгы ач балачакны хәтерләвен әйтте. Ә хәзер ул баш өстендә тыныч зәңгәр күккә һәм халыклар арасындагы дуслыкка бик шат булуын җиткерде.