Әлеге конкурсның максаты хатын-кызга карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, балаларда бәйрәм, аның тарихы һәм традицияләре турында күзаллаулар формалаштыру иде. 8 март бәйрәме - бөтен дөнья буйлап миллиардлаган хатын-кыз елмаюларын яктырта торган гүзәл язгы көн, чөнки бу язгы бәйрәм безнең илдә генә билгеләп үтелми. Бу көнне һичшиксез матурлык, игелек, наз, шәфкать һәм берсүзсез мәхәббәт көне дип атарга мөмкин. Бу көнне без барлык яраткан хатын-кызларны котлыйбыз, аларга җылы сүзләр әйтәбез, чәчәкләр, һәм бүләкләр бирәбез.