"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Чараның максаты булып үсеп килүче буын алдында аналар институтының абруен һәм әһәмиятен арттыру торды. Балалар әти-әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр һәм тематик уеннарда катнаштылар. Әниләре белән бергә тәрбияләнүчеләр кызыклы конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, һәр гаилә бердәм командага әверелде.
Бәйрәм бик җылы дустанә шартларда узды. Чарадан соң барлык катнашучылар да уңай кәеф алдылар.

