8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Мәрхәмәтле йөрәктән игелекле эш» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты: яшьләргә кеше мөнәсәбәтләре кыйммәте, өлкән кешеләр турында кайгырту турында искәртү, рәхмәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Котлау, бүләк һәм открытка белән «Игелек буыны» волонтерлары тыл хезмәтчәне Ярцева Анна Яковлевнага бардылар. Балалар Анна Яковлевнаны 8 Март бәйрәме белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Хатын-кыз волонтерлар белән үзенең балачак, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чоры турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул котлауларга һәм үсеп килүче буын белән аралашуга бик шат иде.
Акция ахырында волонтерлар Анна Яковлевнага нык сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф һәм иминлек теләделәр. Бу очрашу балаларда бик күп күңелле хатирәләр, уңай эмоцияләр һәм изге гамәлләр кылу теләге калдырды.
Акция «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» дигән социаль-гуманитар проект кысаларында үткәрелде.