“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат- йорты”нда “Күчмә кошлар “ дигән тема буенча шөгыль.

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

2022 елның 2 мартында “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат- йорты” нда психолог Садыкова Г.Г. “Күчмә кошлар “ дигән тема буенча шөгыль үткәрде. Максат: -балаларга күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү; -кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Дөньда-яз хакимлек итә. Кошлар- безнең дусларыбыз. Яз җиткәч ,кошлар җылы яклардан кайталар. Шөгыль күрсәтмә материаллар ярдәмендә, күчмә кошларның рәсемнәре танышуы белән башланды. Аннары “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән темага презентация карадылар .Шөгыль ахырында кошлар тавышы язылган көй астында, балалар тукран рәсемен буядылар. Шөгыль эчтәлекле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International