«Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы»

2022 елның 5 марты, шимбә

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 24 мартта «Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес барышында катнашучылар хатын-кызлар өчен бәйрәм көнен үткәрү идеясенең Германия һәм халыкара эш хәрәкәте активисткасы Клара Цеткин уйлап табуын, әүвәл Халыкара хатын-кызлар көне ир-атлар белән тигез хокуклар өчен көрәштә хатын-кызларның теләктәшлеге көне булуын белделәр.Ә 1965 елдан бу көн эшләми торган ял көненә әйләнә.  Аннан соң балалар белгеч белән бергә бәйрәмнең идеясенең ничек үзгәрүе һәм хәзер ул нинди символны гәүдәләндерүе турында уйладылар. Шулай ук балалар үзләренең әниләрен һәм әбиләрен язгы хатын-кызлар бәйрәме белән котларга ничек әзерләнүләре, нинди бүләкләр әзерләүләре турында сөйләделәр.

Әлеге чара балаларны 8 Март бәйрәме тарихы белән таныштыру, әниләренә, әбиләренә һәм сеңелләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International