«Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы»

2022 елның 4 марты, җомга

Түбән Кама муниципаль районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе белән берлектә уздырылган чаралар кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 1 март көнне «Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы» дигән өстәл психологик уенын кулланып дәрес үткәрде. Әлеге чара 11-17 яшьлек балигъ булмаганнар белән үткәрелде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

  Дәрес башында психолог катнашучыларга "Минем йорт" уен-активаторын үтәргә тәкъдим итте: катнашучылар чиратлап үзләренең бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешле әйберне әйтеп «кирпеч» куйдылар. Ә «гаилә чәчәге» күнегүендә һәр катнашучы үз гаиләсе турында кечкенә генә хикәя сөйләде. «Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы» психологик уенында катнашучылар үзләренең фантастик персонажларына исемнәр һәм аларның тормышыннан зур булмаган тарихлар уйлап таптылар, үзләренең уен кырларын биләделәр һәм чиратлап барлык зоналарны уздылар.

“Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсендә “Гаилә чәчәге” биреме катнашучыларга гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр һәрвакытта да аларның көтүләре нигезендә төзелмәвен күрсәтте, ә “Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы” уены үз-үзен, якын кешеләр арасында үз урынын, үз-үзләрен тоту стратегияләрен һәм эчке дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International