2022 елның 4 март көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» тәрбияче Идиятова Ильсеяр Исмагиловна « Яраткан әнилэргә открыткалар » дигән темага открытка ясатты. Максат: - балаларны чәчәк композициясе төзергә һәм клей белән ябыштырырга өйрәтү; - кул чукларын ныгыту, иҗади карашларын булдыру; - уңай хисләр тудыру. Үз кулларыбыз белән ясалган открытка- яраткан тәрбиячелеребезгә, , кече тәрбиячелеребез өчен, искиткеч бүләк. Чөнки, ул күңелнең бер кисәген һәм мәхәббәт тамчысын үзендә саклый. Открытка ясаган вакытта, кемгә бүләк итәчәгебезне белеп ясыйбыз. Мондый открытканы алу икеләтә күңелле, чөнки аның җылы һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгәнен беләсең бит. Яз килде Һәм аның белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне килде. Бу көн кояш нурлары, хатын – кыз елмаюы һәм чәчәкләр бәйләме белән бизәлә. Бәйрәм алдыннан, тәрбияче ярдәме белән төсле кәгазьдән һәм картоннан котлау открыткалары ясау буенча « Яраткан әнилэргә открыткалар » дигән темага ижади дәрес үткәрелде. Открыткаларны сары чәчәкләр белән бизәделәр, ябыштырдылар. Соңыннан, открыткаларга котлау сүзләре язылды. Открыткалар бик матур ясалды,ә котлау сүзләре чын йөрәктән язылган иде.