ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова эчкечелеккә бәйлелекне кисәтү буенча «Гомуми эш» дигән Бөтенроссия проекты кысаларында «Чын ир-атның биш сере» дигән интерактив дәрес үткәрде.Максат: малайларда ир-атларның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү, кешеләрнең вакыйгаларны һәм гамәлләрен анализлый белү сәләтен үстерүгә ярдәм итү. Чарада 9 яшүсмер катнашты.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022елның 1 мартында тәрбияче Галиуллина Нурия Х.“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты“ ында “Язның беренче көне” дигән темага шөгыль үткәрде.

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район һәм шәһәрнең төрле оешмалары һәм учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Әлеге ведомствоара хезмәттәшлек безнең социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга комплекслы күп планлы социаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Май чабу атнасының беренче көнендә Зәйдә «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче актив пенсионерлар клубы әгъзалары “Май чабу безгә килә!” дигән танып-белү чарасы оештырды.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022елның 28нче февралендә Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Татар бизәкләре” дигән темага шөгыль уздырды.

17 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова 24 нче февральдә «Киберскептикларга каршы киберфанатлар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып яшүсмерләрнең Интернеттагы төрле мәгълүмат төрләре турында белемнәрен актуальләштерү, шулай ук аларның челтәрдәге уңай һәм тискәре контенты турында күзаллаулары торды.

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 25 нче февраль көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» дигән дәрес курсыннан «Кеше тормышында компьютер» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара компьютерда эшләгәндә база белемнәрен формалаштыру, укыту һәм практик эшчәнлектә компьютер техникасын нәтиҗәле кулланырга өйрәтү, балигъ булмаганнарның иҗади потенциалын үстерү максатыннан үткәрелде.

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Җәмиг»Үзәк мәчетенә экскурсия оештырды. Әлеге чара Ислам дине турында белемнәрне формалаштыру, үз милләтеңә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр арасында үткәрелде.

10 нчы социаль участокта Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина «Будапештны азат итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрне Бөек Ватан сугышы тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, үз халкың һәм Ватаның өчен горурлык хисе тәрбияләү, илнең Хәрби тарихын өйрәнү максаты белән оештырылды. Дәрестә 14 балигъ булмаган бала катнашты.


25
февраль, 2022 ел
җомга

2022-нче елның 25-нче февралендә тәрбияче  Эзекова Э.Р. "Әти өчен галстук"дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны рәсем ясарга, туры һәм түгәрәк линияләр ясарга өйрәтү, үрнәк буенча рәсем төшерергә, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International