14.03.21 елны «Забота» приютында тәрбияче Королева Н. В. 10 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Нигә әдәпле булырга?» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрне төрле тормыш шартларында әдәпле сүзләр кулланырга өйрәтү.
11.03.2021 ел. тәрбияче Халикова в.В. мәктәп яшендәге балалар белән «Безнең як тарихы»темасына әңгәмә үткәрде. Максат: балаларны туган як тарихы белән таныштыру; туган як белән кызыксынуны арттыру, логик һәм иҗади фикерләү, телдән сөйләмне үстерү; патриотизм формалаштыруга ярдәм итү, бер-береңә һәм табигатькә хөрмәт тәрбияләү.
Дәрестә 7 кеше катнашты.
Алексеевск муниципаль районы «Забота» приюты.
12.03.20021 елда психолог Конова Н. Е.мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкият терапиясе үткәрде. Дәрестә 7 тәрбияләнүче катнашты.
Максат: аралашу кыенлыкларын коррекцияләү, өрәкләрдән курку коррекциясе.
Ял көне клубы кысаларында 2021 нче елның 13 нче мартында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Май чабу ыгы-зыгысы” дип аталган чара уздырдылар.
«Үсеш» клубы кысаларында 2002 нче елның 10 нчы марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Май чабу ярминкәсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: белем бирү мохитендә балаларны социальләштерү, кулларның вак моторикасын, игътибар һәм карашны үстерү.
2021 нче елның 12 нче марты көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 катнашучы белән «Үзара аңлашуны яхшыртабыз» дигән чара үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең хезмэт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен фигуралы сабын ясау буенча мастер класс үткәрде.
Войта-терапиясе
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үз эшенең чын белгечләре: дәвалау физик культурасы инструкторлары Гончарова Н.В., Камалова Н.В. эшли. Алар төрле авырулар белән авыручылар өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр уздырып кына калмый, ә Бобат-терапия, Гросс тренажеры, Экзарт тренажеры, Кальтенборн һәм К.Левиту буенча йомшак мануаль техникалар, кинезотейплау һәм башкалар кебек яңа технологияләр кертәләр.
Кертелгән технологияләрнең берсе – Войта-терапия - үзәк нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылу сәбәпле, сабыйларны, балаларны һәм өлкәннәрне дәвалауның физиотерапевтик алымы, ул Чехия неврологы профессор Вацлав Войта тарафыннан эшләнгән.
Белгечләр 2018 елда Мәскәүдә узган халыкара Войта җәмгыяте семинарында катнаштылар. Аннары 2019 елда Халыкара медицина реабилитациясе академиясендә (МАМР) Алина Войцеховскаяның Войта-терапиянең өч модулен уздылар. ДФК инструкторлары бер урында тормый, МАМР вебинарларында даими катнашалар: « Войта методикасы, профессионаллар өчен киңәшләр», «Өлкәннәр һәм балалар өчен Войта методикасы», « Биомеханика буенча вебинарлар циклы», «Иң баш авыртуы - нәрсә эшләргә? һәм башкалар. Яңа технологияне гамәлгә кертү нәтиҗәләре ата-аналарның фикерләрендә чагыла:
«...ЛФК дәресләреннән соң улым утыра да, үрмәли дә, йөри дә башлады! Алар бик яхшы булдыручылар һәм үз эшләренең белгечләре " 17.11.2020 ел. Литинская Ю. И., Литинский Матвейның әнисе.
«...Моторлы үсешкә турыдан-туры Войта-терапия дәресләре зур өлеш керттеләр. Без 8 айда борылырга өйрәндек. 11 айда үрмәли башладык, бу могҗиза!» Магизова Оксана, Ралинаның әнисе.
Хәзерге вакытта инструкторлар Миофасциаль релиз буенча һәм бифидлы арка диагнозы булган балаларны тернәкләндерү буенча тренерлар өчен уку узалар.
Безнең Югары Утар балалар йорты коллективы, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда даими актив катнашып килә. 2021нче елның 12нче мартында коллектив хезмәткәрләре Т.Миңнуллинның "Син мине курәсенме?" дигән спектакльен сәхнәләштерде.
2021 нче елның 12 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләр өчен «Язны каршылыйбыз, барыгызны да коймак белән сыйлыйбыз!» дип аталган бәйрәм чарасы үтте.