«Үсеш» клубы кысаларында 2002 нче елның 10 нчы марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Май чабу ярминкәсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: белем бирү мохитендә балаларны социальләштерү, кулларның вак моторикасын, игътибар һәм карашны үстерү.
Төркем дәресе рус халкының «Май чабу» бәйрәме яки, халыкта әйтелгәнчә, «кышны озату» дигән хикәядән башланды. Мондый күңел ачуларда кешеләр төрле тәм-томнар, җиләк-җимеш һәм эчемлекләр, үз куллары белән ясалган эшләнмәләр сатыла торган ярминкәдә булалар. Һәм, әлбәттә инде, бу һөнәрчеләр өчен чын җәннәт була, алар ел буе сатып алучыларга үз осталыкларын, булганлыкларын күрсәтү өчен әзерләнәләр.
Сәнгать-эстетик зәвыкны һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан педагог катнашучыларга гипс сынын ачык төсләргә бизәргә һәм ярминкә оештырырга тәкъдим итте.
Бу дәрестә балалар рус халкының гореф-гадәтләре, рус фольклоры белән таныштылар. Шулай ук үзләре дә кул эшләнмәләре ясадылар.