Ял көне клубы кысаларында 2021 нче елның 13 нче мартында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Май чабу ыгы-зыгысы” дип аталган чара уздырдылар.
Рәсәйдә бу бәйрәмне яратмаган кеше юктыр да ул! Май чабуны өлкәннәр генә түгел, балалар да зур түземсезлек белән көтә. Бу күңелле бәйрәмне безнең бабаларыбыз да билгеләп үтә торган була, чөнки ул үз тамырлары белән гасырлар буена китә, хәзерге көннәрдә без дә бик теләп бәйрәм итәбез. Чара башында үзәк белгечләре балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, кышны озатуның һәм язны каршылауның төп гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләштеләр. Соңыннан балаларга “Май чабу” курчагын төсле кәгазьдән ясау буенча мастер-класста катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар рәхәтләнеп курчак ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен һәм хыялларын күрсәттеләр. Һәр катнашучының үзенчәлекле курчагы барлыкка килде. Чара күңелле клоуннар белән, хәрәкәтчән уеннар үткәрү белән дәвам итте. Балалар биремнәрне үтәделәр, биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.