«Безнең як тарихы» дигән әңгәмә. Алексеевск районы, «Забота» приюты.

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

     11.03.2021 ел. тәрбияче Халикова в.В. мәктәп яшендәге балалар белән «Безнең як тарихы»темасына әңгәмә үткәрде. Максат: балаларны туган як тарихы белән таныштыру; туган як белән кызыксынуны арттыру, логик һәм иҗади фикерләү, телдән сөйләмне үстерү; патриотизм формалаштыруга ярдәм итү, бер-береңә һәм табигатькә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә 7 кеше катнашты.

     Әңгәмә барышында балалар туган як тарихы белән таныштылар, кызыксынып иллюстрацияләрне карадылар. Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде, аның нәтиҗәсендә балалар Татарстан Республикасы территориясендә дә, дөньяның башка төбәкләрендә дә тормыш безнең эрага кадәр үк барлыкка килүен белделәр. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, шулай ук кызыксыну белән төрле сораулар бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International