«Язны каршылыйбыз, барыгызны да коймак белән сыйлыйбыз!»

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 нче елның 12 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләр өчен «Язны каршылыйбыз, барыгызны да коймак белән сыйлыйбыз!» дип аталган бәйрәм чарасы үтте.

Күп кенә кешеләр Май чабу бәйрәме җитүне – салкын кыш китә һәм җылы яз килә дип түземсезлек белән көтәләр. Барлык Май чабу күңел ачу чаралары, һәрвакыттагыча, урамда үтте. Бу көнне һава торышы чын-чынлап язгы иде: кояш балкыды һәм җылы булды. Балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә “Кура җиләге төседәге фил” остаханәсе аниматорлары килгән иде. Алар бәйрәмдә катнашучылар белән бик күп кызыклы һәм күңел ачу уеннары үткәрделәр.

Соңыннан барысы да үзәк хезмәткәрләре әзерләгән тәмле коймак һәм тәбикмәкләр белән сыйландылар. «Магнит» кибете әзрләгән татлы бүләкләр тапшыру балалар өчен сюрприз булды. Балалар бик бәхетле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International