«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә фигуралы сабын ясау буенча мастер класс

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

 Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге                          булу бүлегенең хезмэт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен фигуралы сабын ясау буенча мастер класс  үткәрде. 

      Чаранын максаты:сабын ясау очен кирэк булган торле формалар белэн таныштыру, ижади карашны устеру.

Сабын ясау-ул чын сәнгать, анда иҗат өчен иркен урын бар. Теләсә кайсы зәвыкка һәм  теләсә нинди формада сабын ясап була. Мондый ясалган сабын составында начар катнашмалар юк,  ул безнең тире очен  файдалы, шулай мондый сабын яхшы һәм үзенчәлекле бүләк .

      Көндезге социаль хезмәт алучылар сабын ясау сәнгате, катнашмалар һәм буяулар белән танышлар инде. Бу мастер-класста алар сабын ясау өчен кирэк булган төрле формалар белән таныштылар.

 Башта белгеч сабын ясаунын эзлеклелеген искә төшерде. Соңыннан барысы да ошаган формочкаларны сайладылар. Иҗади процесс башланды.

            Чара ахырында социаль хезмәт алучылар әзер эшләнмәләр күргәзмәсе оештырдылар, башкарылган эшләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, кәефнең яхшыруын билгеләп үттеләр

  Чарада жиде кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International