Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты коллективы Т.Миңнуллинның "Син мине курәсенме?" дигән спектакльен сәхнәләштерде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Безнең Югары Утар балалар йорты коллективы, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда даими  актив катнашып килә. 2021нче елның  12нче мартында коллектив хезмәткәрләре Т.Миңнуллинның "Син мине курәсенме?" дигән спектакльен сәхнәләштерде.  Спектакльне сәхнәгә куюдан бер генә хезмәткәр дә читтә калмады. Слесарь да, тәрбияче дә, каравылчы да, хисапчы да, пешекче дә катнашты. Сәхнәдә инде бик күп тапкырлар чыгыш ясаган кеше дә, чыгышы алдыннан бик зур дулкынлану кичерә, ә беренче тапкыр чыккан кешегә бигрәк тә авыр (Актерлар арасында андыйлар да бар иде) Халык тамашаны бик җылы кабул итте, алкышлар тынып тормады. Тамашачы рәхәтләнеп күңел асты, ял итеп кайтып китте. Үзешчэннэребез дэ бик кәнәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International