ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Минем куркуларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.Дәреснең максаты: тискәре кичерешләрне җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне киметү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җомга вәгазе матур традициягә әйләнде.

2021елның 18 мартында «Забота» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге (9 бала) тәрбияләнүчеләр белән урамда (кибеттә, күп кеше яши торган урында) югалсаң, балаларга үзләрен ничек тотарга икәнен аңлату максатыннан, «Тапкыр «югалучы» кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресен үткәрде.

Бурычлар: - ата-аналардан артта калган яки адашкан очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында гомуми күзаллау бирергә;

- балаларны таныш булмаган кешеләр белән мөмкин булган элемтәләрдән кисәтү;

- киңлектә ориентлашу күнекмәләрен үстерү.;

- саклык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

"Халык уеннары" программасын тормышка ашыру кысаларында балаларны халык гореф-гадәтләренә уеннар аша җәлеп итү буенча "Тургай" приютында "Йомырканы кашыкка күчерү" дигән уен-эстафета оештырылды. Уен балаларда зур кызыксыну уятты. Уен-эстафета кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

18 март көнне фән һәм технологияләр елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш»  тернәкләндерү үзәгендә "Роботлар нәрсә белә"дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.

 


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Баулы районы Исергәп авылында урнашкан 2 нче социаль участокта «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Сәитгәрәева Ләйсән социаль адаптациядә авырлыклары булган яшүсмерләр өчен «Таяну ноктасы» программасы буенча психологик төркем дәресе үткәрде. Дәреснең максаты - үз шәхесеңне аңлау, үзеңнең шәхесеңә игътибарны һәм эчке дөньяңа үтеп керүне формалаштыру. 

"Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе" программасы кысаларында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Норлат район үзәк хастахәнәсе  табиб-терапевты Шибаева в.Ф. социаль хезмәткәрләр һәм социаль эш буенча белгечләр өчен "Ковидны җиңеп чыгу юллары"дигән актуаль темага дәрес үткәрде. 

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 2021 нче елның 17 нче марты көнне 11 нче санлы социаль участогында 15 балигъ булмаган бала арасында Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Минем яраткан шәһәрем» дигән викторина үткәрде. Максаты: балаларның Түбән Кама шәһәре, аның истәлекле урыннары турында күзаллауларын киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 22 балигъ булмаган бала арасында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру» дигән чара уздырылган. Максат: адекват самооценка формалаштыру.

2021 елның  18 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч “Космик патруль” дигән мавыктыргыч квест – уены уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International