18 март көнне фән һәм технологияләр елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә "Роботлар нәрсә белә"дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.
Дәрес барышында балалар кешегә тормышның төрле өлкәләрендә - медицина, космос, производствода, күңел ачу максатларында ярдәм итә торган роботлар турында белделәр. Шулай ук балалар инженер-робототехника һөнәре белән таныштылар. Балалар бик теләп роботларны кайда күрүләре турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Балаларның күзаллаулары шактый киңәйде, сүзлек запасы, шул исәптән махсус техник терминнар белән тулыланды.
Дәрес иҗади яктан тәмамланды-балалар роботлар ясадылар һәм үз эшләренең күргәзмәсен оештырдылар.