Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 2021 нче елның 17 нче марты көнне 11 нче санлы социаль участогында 15 балигъ булмаган бала арасында Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Минем яраткан шәһәрем» дигән викторина үткәрде. Максаты: балаларның Түбән Кама шәһәре, аның истәлекле урыннары турында күзаллауларын киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Викторина башланыр алдыннан дәреснең кереш өлешендә белгеч балаларны Түбән Кама шәһәренең тарихы, кызыклы фактлар һәм саннар, шәһәрнең истәлекле урыннары һәм сәнәгате белән таныштырды. Аннары катнашучылар викторина сорауларына керештеләр. Балалар үз командалары өчен баллар җыеп, сорауларга актив җавап бирделәр. Түбән Кама урамнары, танылган кешеләр, мәдәният һәйкәлләре, ял итү һәм күңел ачу урыннары турында искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Викторина балларны санау һәм җиңүче команданы бүләкләү белән тәмамланды.
Дәрес ахырында һәр катнашучы Түбән Кама шәһәренә карата зур хөрмәт белән каравын белдерде. Балалар Түбән Каманың табигый һәм тарихи истәлекле урыннарына, шулай ук искиткеч кешеләргә бай булуы турында нәтиҗә ясадылар. Боларның барысын да киләчәк буыннар өчен саклап калырга һәм арттырырга кирәк дигән фикергә килделәр.