Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җомга вәгазе матур традициягә әйләнде.
Өлкән кешеләрнең игътибарын эчтәлекле вәгазьләр һәм киңәшләр культурганизатор Вероника Николаеваның җәлеп итте. «Җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру ислам диненең төп максатларының берсе, башкаларга һәм үзенә зыян китерү беркайчан да Коръәндә һәм сөннәттә хупланмый, гөнаһлардан качарга, чиста йөрәкле, дус һәм тату яшәргә өнди", - дип сөйләде ул. Чөнки хәзерге икътисади тотрыксызлык кешене даими психик киеренкелек, стресс хәлендә яшәргә мәҗбүр итә. Ә стресслар күп кенә авыруларның сәбәбе булып тора".
Аннан соң Коръән сүрәләре укыды һәм Пәйгамбәребезнең (аңа тынычлык) хадисын искә төшерде: “Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты”.
Бу вәгазь өлкәннәргә тынычлык һәм шатлык бирде.