2021 елның 18 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч “Космик патруль” дигән мавыктыргыч квест – уены уздырдылар.
Бу уен кешенең ачык космоска чыгуына багышланды. Тәрбиячеләр тарихи дата турында әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан балаларга җитмәгән пазлларны табарга куштылар. Балалар барлык көчләрен, логикаларын кулланып сынаулар уздылар. Уен барышында җыелган пазллардан балалар “Җир планетасы” дигән картина ясадылар. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды.
Бу чарада 20 кеше катнашты.